Шәһәрдә җылыту системасын эшләтеп җибәрүгә керештеләр. Рөстәм Нуриев бу хакта үзенең MAX-каналында хәбәр итте.
Алабугада җылыту сезоны башлана. Хәзер белгечләр системаны эшләтеп җибәрү буенча кирәкле эшләр башкара.
Рөстәм Нуриев билгеләп үткәнчә, җылытуны эшләтеп җибәрү вакыт таләп итә. Көйләү эшләре дәвам иткән арада, өйләргә җылылык бер үк вакытта килми. Шуңа күрә фатирларда батареялар акрынлап җылынырга мөмкин. Өйләрдә җылылык шунда ук килеп җитмәсә, борчылмаска киңәш ителә.
«Системаны эшләтеп җибәрү вакыт ала — җибәрү-көйләү барган арада батареялар тиз генә җылынмый. Халыктан борчылмавыгызны сорыйм», — дип язды Рөстәм Нуриев үзенең MAX-каналында.
Нет комментариев