Алабугада XIX Бөтенроссия Чаң кагу фестивале узачак
Ул Бөтенроссия Спас ярминкәсе кысаларында үткәрелә.
Алабугада 2026 елның 31 июлендә, 1 һәм 2 августында XIX Бөтенроссия Чаң кагу фестивале (фестиваль колокольного звона) узачак. Фестиваль Бөтенроссия Спас ярминкәсе кысаларында оештырыла. Аны үткәрүнең инициаторы, оештыручысы һәм рухландыручысы булып 2008 елдан бирле Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы тора.
Фестивальнең төп максатлары — православие динендә чаң кагу традицияләрен саклау һәм популярлаштыру, төбәкләр арасында мәдәни алмашуны ныгыту һәм тәҗрибә уртаклашу.
Ел саен бу проект 200гә якын катнашучыны бергә җыя. Алабугага һөнәри осталар, гыйбадәтханә хезмәткәрләре, чаң кагу сәнгате мәктәпләре укучылары һәм аны тәмамлаучылар, чаң кагучылар, фольклор коллективлары, вокал ансамбльләре, рухи-патриотик җырлар авторлары һәм башкаручылары, шулай ук борынгы рус инструментларында — тәгәрмәчле лирада (колесная лира) һәм гүсләдә (гусли) уйнаучы осталар килә.
Нәкъ менә 1 һәм 2 августта Спас соборы алдындагы мәйданда узачак ике чаң-концерты фестивальнең төп вакыйгаларының берсе булачак. Алар фестивальнең һәм бөтен Спас ярминкәсенең якты бизәгенә әвереләчәк.
Шулай ук фестиваль көннәрендә махсус хәрби операция зонасындагы концерт программаларында катнашкан чаң кагучылар һәм автор-башкаручыларның чыгышлары, чаң кагу сәнгате һәм халык биюләре буенча мастер-класслар, шулай ук «Звуки вечности: искусство колокольного звона» дигән түгәрәк өстәл планлаштырылган. Анда чаң кагучылар, тарихчылар һәм туган якны өйрәнүчеләр катнашачак, дип хәбәр итә elabugablago. ru сайты.
Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы чаң кагу сәнгате осталарын, рухи музыка һәм патриотик җырлар башкаручыларны, музыкант-мультиинструменталистларны һәм фольклор коллективларын фестивальдә катнашырга чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев