Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада хатын-кызларны 8 Март белән котладылар

«Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә «Сезгә, кадерле хатын-кызлар...» дип исемләнгән бәйрәм концерты узды.

Фойега кергәндә үк һәр кунакны якынлашып килүче язгы бәйрәм атмосферасы чолгап алды — аларны мимозалы актер-мимнар, тере музыка һәм роза костюмнары кигән биюче кызлар каршы алды. Биредә сәнгать мәктәпләре укучыларының язга багышланган күргәзмәсе дә урнаштырылган иде. Моннан тыш һәркемгә кечкенә бүләкләр — кулдан эшләнгән мимоза рәвешендәге фетр брошкалар тараттылар. 

Барлык концерт номерларын ир-ат артистлар башкарды. Бу дәртле биюләр, музыкаль композицияләр, мәхәббәт һәм тугрылык, хәтер һәм өмет турында җырлар иде. Иң яшь артист сәхнәдән чәчәк бәйләме күтәреп төште һәм аны әнисенә тапшырды. Шулай ук бу көнне үк СВОда катнашучыларның әниләренә һәм хатыннарына чәчәкләр бүләк иттеләр.

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев, Алабуга хатын-кызларын бәйрәм белән котлап, күп кенә оешмаларда хатын-кызлар күпчелекне тәшкил итә, дип билгеләп үтте. Ул аларга дистә еллар дәвамында Алабуга үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм билгеләнгән максатка тугрылык, тотрыклылык кебек хатын-кыз сыйфатларын билгеләп үтте. Рөстәм Нуриев районда яшәүче хатын-кызларга бәхет, иминлек, рухи көч һәм ышаныч, туганнарының һәм якыннарының ярдәмен, тыныч күк йөзен теләде.

Предприятие һәм оешма җитәкчеләре дә үзләренең видео котлауларын җибәрделәр. 

Аннары Рөстәм Нуриев балаларны эстетик тәрбияләү үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Елена Сәгъдиевага «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» күкрәк билгесен, ә 1 нче гимназия повары Любовь Кенихка Мактау грамотасын тапшырды. АМР башлыгының рәхмәт хатларына гуманитар остаханәләрдә катнашучылар, психологлар һәм башка волонтерлар лаек булды. 

Хөрмәтләнүчеләр арасында бердәнбер укучы — 2 нче гимназиянең 9А сыйныфы укучысы Алсу Мостаева «Без бергә» гуманитар штабы эшендә актив катнашканы өчен бүләк алды. Аның әтисе СВО зонасыннан кайткан.

«Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы Наталья Макарова сөйләгәнчә, сугышчыларның гаиләләренә һәм ветераннарга ярдәм итәргә аны танышы чакырган.

— Рәхмәт алу бик күңелле булды, концерт та бик ошады. Фондта мин инде өч ел, һәм миңа мөрәҗәгать иткән һәркемнең язмышын мин үземнеке кебек кабул итәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев