Алабугада Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм концерты узды
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм концерты узды

«Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Конституциясе көненә багышланган бәйрәм чарасы булды. Район җитәкчелеге вәкилләре кунакларны бәйрәм белән котлады, ә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм иткән алты волонтёрга рәхмәт хатлары тапшырылды.

«Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгенә Алабуга районында яшәүче төрле милләт вәкилләре җыелды. Сәхнәдән төрле телләрдә җырлар яңгырады, артистлар матур милли киемнәрдән чыгыш ясады.

Алабугада Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм концерты узды

Халыклар бердәмлеге һәм уртак тарих

Котлау сүзе белән Алабуга муниципаль районы башлыгы урынбасары Александр Косов чыгыш ясады. Бу бәйрәм безнең уртак тарих һәм уртак киләчәк белән бәйләнгән бер зур гаилә булуыбызны искә төшерә. Авыр сынаулар елларында бабаларыбыз Ватанны иңгә-иң торып саклаган, тыныч тормышта бергәләп шәһәрләр, заводлар һәм мәктәпләр төзегән, туйлар һәм туган көннәр үткәргән, үзебезнекеләргә һәм читләргә бүлеп карамаган. Өстәлләребездә дә төрле халык ашлары янәшә тора, аларның һәркайсы безнең өчен якын һәм кадерле. Чын бердәмлек — сүздә генә түгел, гамәлләрдә. Бүген безгә бер-беребезгә аеруча таяныч булырга кирәк.

Алабуга муниципаль районы ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Геннадий Баганов та Ватан язмышы өчен уртак җаваплылык җәмгыятьне хәлиткеч мизгелдә берләштерә, кешеләрне көрәшкә һәм батырлыкка рухландыра алуына басым ясады.

Алабугада Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм концерты узды 

Алабугада МХО сугышчыларына ярдәм итүче волонтерларны бүләкләделәр

Аннары Александр Косов махсус хәрби операциядә катнашучыларга актив ярдәм күрсәткән алты волонтёрга рәхмәт хатлары тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында «Победа за нами!» гуманитар остаханәсе вәкилләре Артур Галиев һәм Сергей Юминов та бар иде. Алар махсус хәрби операция башланганнан бирле диярлек остаханәдә эшли.

— Үзебезнең бүлекчә егетләре белән бергә кулдан килгәнчә ярдәм итәбез, — дип сөйләде Алабуга районында «Чик сакчылары бердәмлеге» бүлекчәсе рәисе дә булган Артур Маратович. — Алгы сызыктагы егетләр кирәкле әйберләрне генә түгел, ә туган йорт җылысын да тоя алсыннар өчен тырышабыз.

— 2022 елның бер көнендә остаханә яныннан узып бара идем. Эчкә кереп карадым да, күңелем әллә нишләп китте, — дип үз тарихын сөйләде Сергей Владимирович. — Шуннан бирле волонтёр булып эшлим. Бераздан хатыным һәм балаларым да миңа кушылды. Нәрсә кирәк — шуны эшлибез: маскировка челтәрләре үрәбез, коры ашлар әзерлибез, тартмаларга әйберләр тутырабыз һәм башка эшләрне башкарабыз.

Алабугада Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм концерты узды

Төрле халыкларның бердәмлеге, үзара аңлашуы һәм хөрмәте — күпмилләтле илебезнең чәчәк ату нигезе. Татарстан — моның ачык мисалы. Аның Конституциясе, Россия Конституциясе кебек үк, безне һәм гаиләләребезне, мәдәниятебезне һәм гореф-гадәтләребезне яклый.

Алабуга районында 40тан артык милләт вәкиле яши: руслар, татарлар, удмуртлар, марилар, чувашлар, керәшеннәр һәм башкалар. Биредә Татарстан халыклары ассамблеясе вәкиллеге эшли. Алабуга уку йортларында Африка, Азия, Латин Америкасы һәм Якын Көнчыгыш илләреннән йөзләгән студент белем ала.


Нет комментариев