Бүләкләрне махсус хәрби операция волонтеры Ксения Кузнецова һәм «Сәүдәгәрләр шәһәрчеге» муниципаль учреждениесе директоры Владислав Пыченков алды.

Чәршәмбе, 5 августта, Алабуга шәһәр планеркасында бүләкләү тантанасы булды. «Фронтка ярдәм өчен» истәлекле медале белән махсус хәрби операция волонтеры һәм МХО катнашучысының хатыны Ксения Кузнецованы бүләкләделәр. Бүләк 72 нче аерым мотоукчылар бригадасына ярдәм күрсәткәне, инициативалы булуы, тырышлыгы, намуслы хезмәте өчен хәрби часть командиры боерыгы белән тапшырылды.

Алабуга муниципаль районы башлыгының рәхмәт хатын «Сәүдәгәрләр шәһәрчеге» муниципаль автоном учреждениесе директоры Владислав Пыченков алды. Аны пляж сезонын профессиональ оештыруы, шулай ук килүчеләрнең шәһәр пляжы территориясендә уңайлы һәм имин ял итүе өчен шартлар тәэмин итүен билгеләп үттеләр.
Нет комментариев