Алабугада волонтерлар һәм иҗтимагый башлангычлар үзәге ачылды
Алабуганың «Барс» яшьләр үзәгендә иҗтимагый үсеш һәм иреклеләр, хәйриячелек һәм гражданлык башлангычларына ярдәм күрсәтү буенча «Добро. Центр» үзәге ачылды.
Алабугада «Добро. Центр» үзәге үз эшен башлап җибәрде. Аны «Барс» яшьләр үзәгендә ачтылар. Бу хакта үзенең социаль челтәрләрендә Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев хәбәр итте.
Үзәк иҗтимагый үсеш, шулай ук иреклеләр (волонтерлык), хәйриячелек һәм гражданлык башлангычларына ярдәм итү белән шөгыльләнәчәк. Рөстәм Нуриев катнашучыларга һәм волонтерларга эштә уңышлар теләде.
Мондый үзәкнең ачылуы файдалы проектларда катнашырга һәм кешеләргә ярдәм итәргә әзер булган актив халыкны, волонтерларны һәм иҗтимагый оешмаларны берләштерергә мөмкинлек бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев