Алабугада уникаль манаралы хәләл-үзәк проектын хупладылар
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада уникаль манаралы хәләл-үзәк проектын хупладылар

Шәһәр хакимиятендә Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев рәислегендә шәһәрнең тарихи өлешендә сәүдә объектлары, мәчеткә янкорма һәм торак йорт проектлары буенча фикер алыштылар. Кайбер инициативалар хупланды, икенчеләре эшләп бетерүгә юнәлдерелде.

шәһәр төзелеше советы утырышы

30 октябрьдә Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев рәислегендә Шәһәр төзелеше советы утырышы узды. Көн тәртибенә җиде эскиз проекты кертелгән иде. Алар сәүдә павильоннары, кибет, мәчет, кунакханә һәм шәхси торак йортларга кагылышлы булды.

Тәкъдим ителгән проектларның берсе Таҗи Гыйззәт урамы, 1а адресы буенча урнашкан сәүдә павильоннарының тышкы күренешен үзгәртүгә кагылды. Күптән түгел биредә янгын чыккан иде, шуңа күрә хәзер павильоннарның тышкы кыяфәтен яңарту аеруча мөһим. Совет әгъзалары павильоннарны тәртипкә китерүдән тыш, машина кую мәсьәләсен дә хәл итү кирәклеген билгеләп үтте. Сәүдә нокталары күп, ә машина куярга урын юк: автомобильләр юл буенда тезелеп тора, хәрәкәткә комачаулый һәм кышын урамны кардан чистартуны кыенлаштыра. Өстәмә төзәтүләр кертү максаты белән проект кире кайтарылды.

Тагын бер проект 4 нче микрорайонның Нечаев урамында урнашкан мәчеткә янкорма төзүгә бәйле иде. Проект бертавыштан хупланды. Биредә үзенчәлекле манарасы булган хәләл-үзәк төзү күздә тотыла.

шәһәр төзелеше советы утырышы

Утырышта шәһәрнең тарихи өлешендәге торак йортның тышкы күренешен үзгәртү мәсьәләсе дә каралды. Нәтиҗәдә, бинаны тышлау материалын сайлау өчен проектны тулыландырырга кирәк дигән карар кабул ителде. Район башлыгы йорт хуҗаларына бинаны матур итеп яңарту һәм шул ук вакытта аның тарихи йөзен саклап калу буенча киңәшләр бирде.

Утырыш барышында башка проектлар да каралды: аларның кайберләре хупланды, ә кайберләре өстәмәләр кертү өчен кире кайтарылды.


Нет комментариев