Бу хакта шәһәрнең төп трибунасыннан Алабуга үзәк район хастаханәсе баш табибы Мансур Потеев хәбәр итте.
Узган ел йомгаклары буенча Алабуга районында, тулаем ил буенча кебек үк, катлаулы демографик вәзгыять саклана: үлүчеләр саны туучылар саныннан югарырак булып кала.
Бу хакта шәһәрнең төп трибунасыннан Алабуга үзәк район хастаханәсе баш табибы Мансур Потеев хәбәр итте.
Үлемнең төп сәбәбе булып кан әйләнеше системасы авырулары — инфарктлар, инсультлар, гипертония (46%) кала. Икенче урында — яңа барлыкка килгән шешләр (15%), өченчедә — тышкы сәбәпләр, шул исәптән җәрәхәтләр (11%).
«Бу саннар эшнең төгәл векторын билгели: авыруларның нәкъ менә шушы төркемнәрен профилактикалауны, иртә диагностикалауны һәм дәвалауны көчәйтү мөһим», — дип хәбәр итте баш табиб.
Нет комментариев