Алабугада түләүле парковкалардан файдалану кагыйдәләрен искә төшерделәр
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада түләүле парковкалардан файдалану кагыйдәләрен искә төшерделәр

«ДНС» һәм «Лагуна» кибетләре янындагы парковкаларда стоянканың беренче сәгате бушлай. Автомобильчеләргә шулай ук керү һәм чыгу тәртибен, алдагы сәгатьләрнең бәясен һәм түләү ысулларын аңлаттылар.

Алабугада машина йөртүчеләргә Нефтьчеләр проспектында, «ДНС» кибете һәм «Лагуна» янындагы түләүле парковкалардан файдалану тәртибен искә төшерделәр.

Парковкада беренче сәгать бушлай. Икенче сәгать өчен — 30 сум, ә өченче сәгатьтән башлап һәр өстәмә сәгать өчен нибары 12 сум түләргә кирәк.

Парковкага керү һәм аннан чыгу тәртибе:

  • Парковкага кергәндә шлагбаум янына килеп туктарга һәм парковка талоны алу өчен терминалдагы төймәгә басарга кирәк;
  • Талонны парковкадан чыкканчы саклагыз, чөнки ул чыгу өчен кирәк булачак;
  • Парковкадан чыкканда талонны штрих-коды белән чыгу урынындагы баганага урнаштырылган җайланмага күрсәтергә кирәк.

Игътибар! Түләү бары тик банк картасы белән генә кабул ителә. Терминал кәгазь акча кабул итми.


Нет комментариев