Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада тротуарларны эшкәртү өчен яңа техника барлыкка килде

Календарь буенча яз җитте, ләкин кыш әле китәргә ашыкмый һәм безне кар белән сынавын дәвам итә.

Шәһәрнең коммуналь хезмәтләре көчәйтелгән режимда эшли, эш төнлә дә туктамый: урамнардан һәм тротуарлардан ике сменада кар чистартыла, тукталыш павильоннары тәртипкә китерелә, социаль объектларга керү юллары ачыла.

Бу атнада коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренә ярдәмгә яңа техника да кайтты — Алабуга юлларына тротуарларны эшкәртү өчен махсус реагентлар таратучы заманча җайланма чыгарылды. Ул беренче чиратта үзәк урамнар буйлап йөриячәк.

Юлларны кардан чистартуга килгәндә, хәзерге вакытта шәһәрне 16 берәмлек техника һәм 19 юл эшчесе чистарта. Явым-төшем мул булу сәбәпле, эшкә өстәмә көчләр — «Алабуга» МИЗ биргән «Урал» базасындагы коммуналь-юл машиналары җәлеп ителде, дип сөйләде төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе директоры Рәфыйк Зәйнуллин.

Өстәмә техника беренче чиратта шәһәрнең кеше иң күп йөри торган Нефтьчеләр проспекты, Мәскәү урамы, Әйләнеч шоссе һәм Танайка шоссесы урамнарына җибәрелә.

Шәһәр урамнарыннан карны чыгару буенча эш дәвам итә, шушы көннәрдә Тынычлык проспектыннан кар чыгарылды. Бу атнада Мәскәү урамы, Нефтьчеләр проспектындагы тротуарлар тәртипкә китереләчәк, дип хәбәр итте Рәфыйк Зәйнуллин.

Шәһәр хуҗалыгы буенча киңәшмәдә дә урамнарны кардан чистарту турында фикер алыштылар. Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев барлык булган техниканың да эшкә чыкмавын билгеләп үтте. Шәһәрнең аскы өлешен су басу куркынычы булмасын өчен, ул бу мәсьәләне тиз арада хәл итәргә дигән күрсәтмә бирде. АМР башлыгы кайбер сәүдә объектларының ваемсыз милекчеләрен аерым билгеләп үтте — аларга күрсәтмәләрне үтәмәгән өчен штраф салыначак.

Торак секторында кар һәм чүп-чарны чыгаруга халыкта «подснежники» дип аталучы ташландык машиналар комачау итә: бу транспорт хуҗалары айлар буе машиналарының торышы белән кызыксынмый. Тагын бер проблема — ишегалды территорияләрен кардан чистарту буенча идарәче компанияләр хезмәтләреннән баш тарткан һәм бу бурычны үз өсләренә алган йортлар. Чистартуны алар даими үткәрмәгәнлектән, коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре контейнер мәйданчыкларында җыелган чүп-чарны чыгара алмый, бу исә яшәүчеләрнең үзләренә зур кыенлыклар тудыра. Аерым алганда, «Кирпеч заводы» бистәсендә хәзер вәзгыять шундый.

Коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре берьюлы бөтен шәһәрне колачлый алмый, шуңа күрә шәһәр халкын моңа аңлап карауларын сорыйлар, быелгы кышкы сезон явым-төшемгә бай булды. Бүгенге көнгә Алабуга урамнарыннан 40 мең тоннадан артык кар чыгарылган инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев