Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада төтенле подъезддан өч кешене коткарганнар

Тагын 10 кеше урамга үзлектән эвакуацияләнә.

Алабугада төнлә Тынычлык проспектындагы биш катлы торак йортның беренче катындагы ике бүлмәле фатирда янгын чыккан. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, янгын бүлмәдәге диваннан башланган. Янгын аркасында подъездга төтен тула.

Янгын сүндерүчеләр махсус коткару битлекләре ярдәмендә югары катлардан өч кешене алып чыга. Тагын 10 кеше урамга үзлектән эвакуацияләнә.

Янгын мәйданы 6 квадрат метрны тәшкил иткән. Янгын сүндерүчеләр утны 5 минут эчендә сүндерә.

Белгечләр искә төшерә: йортта янгын хәбәрчесе (извещатель) урнаштыру бик мөһим. Төтен чыкканда бу җиһаз каты тавыш бирәчәк һәм куркыныч турында кисәтәчәк.

Шулай ук газ җиһазларын кулланганда сак булырга, аларның төзеклеген күзәтеп барырга һәм әзерләнә торган ризыкны караусыз калдырмаска киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев