Бу көннәргә бәйрәм төсмере бирү өчен Алабуга районында концертлар һәм төрле мастер-класслар оештырылган. Гуманитар остаханәләр волонтерлары да үз эшләрен тәкъдим итә.
Программалар авыл җирлекләрендә, «Алабуга Политех» территориясендә, шулай ук Алабуганың үзендә — «Йолдызлык» мәдәният үзәгендә, «Барс» яшьләр үзәгендә, «Иллюзион» кинотеатры, «Колос» мәдәният йорты, Ә.Бакиров исемендәге 1нче балалар музыка мәктәбе, 5нче урта мәктәп һәм «Адымнар — Алабуга» мәктәбе каршындагы мәйданчыкларда программалар бара.
Теләк белдерүчеләр матрешка яки башка рәсем ясарга, үз куллары белән значок һәм башка сувенирлар ясарга, маскировка челтәрләренең ничек үрелүен һәм сугышчылар өчен коры ашларның ничек әзерләнүен белергә мөмкин.
Нет комментариев