Алабугада тәүлек буе эшли торган тамчылатып сугару системасы шәһәр үсемлекләрен һәм агачларын су белән тәэмин итәчәк
Бу җәйге сезонда яшелләндерү объектларының тамыр җибәрүен һәм үсүен тәэмин итү өчен кирәк.
Җылы һава торышы урнашу белән шәһәрнең коммуналь хезмәтләре кышкы чордан соң тамчылап сугару системасын торгызу эшләренә кереште. Бу җәйге сезонда яшел үсентеләрнең яхшы үсүен тәэмин итү өчен кирәк, дип хәбәр итә Алабуга районы башлыгы үзенең социаль челтәрләрендә.
Тамчылатып су сибү — шәһәр мохитендә үсемлекләрне тәрбияләүнең иң нәтиҗәле ысулы. Бу система ярдәмендә су тәүлек дәвамында турыдан-туры чәчәкләр, агачлар һәм куакларның тамыр системасына барып җитә.
Туфракны әкренләп һәм үз вакытында дымландыру:
- җәйге эссе көннәрдә яшь үсентеләрне саклап калырга
- декоратив үсемлекләр үсеше өчен оптималь шартлар тудырырга;
- шәһәр клумбаларының һәм скверларының эстетик күренешен сакларга мөмкинлек бирә.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, суның аз-азлап тәүлек буе бирелеп торуы үсемлекләргә эссене җиңелрәк үткәрергә ярдәм итә. Димәк, алабугалылар да, шәһәр кунаклары да матур күренешкә озаграк соклана алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев