Алабугада СВОда катнашучыларның гаиләләре өчен махсус мастер-класс узды
Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә 8 мартка бүләк сыйфатында үзенчәлекле мастер-класс оештырдылар.
Беренче язгы бәйрәм алдыннан СВОда катнашучыларның хатыннарын һәм балаларын мәдәният һәм сәнгать көллиятенә чакырдылар. Алар өчен акрил рәсем сәнгате буенча мавыктыргыч мастер-класс оештырылды. Шунысы игътибарга лаек, аны моннан ике ел элек махсус операциядә ирен югалткан көллият укытучысы Марина Симонова үткәрде.
— СВОда катнашучыларның гаиләләре өчен мондый мастер-классларны безнең көллият узган елдан бирле үткәрә. Мондый проектның инициаторы — директорыбыз Людмила Рыбакова. Мин инде алтынчы мастер-класс үткәрәм, шуның берсен мин Менделеевскида «Без бергә» командасыннан волонтерлар чакыруы буенча оештырдым. Дөресен генә әйткәндә, мондый мастер-класслар миңа җиңел бирелә, чөнки үзем дә иремне яу кырында югалткан тол хатын, СВО сугышчыларының туганнары нәрсә хис иткәнен бик яхшы аңлыйм һәм сизәм. Мондый очрашулар шәхсән үземә авыртуны психологик яктан җиңәргә ярдәм итә, үз чиратымда мин дә кешеләргә кайгылы уйларыннан арынырга булышырга әзер. Без бергә булганда көчлерәк. Ә гомуми шөгыль безне тагын да якынайта, — дип уртаклашты рәсем сәнгате буенча мастер-классны оештыручы Марина Симонова.
Бүген Марина Симонова студиясенә үтәчәк мастер-класска ирләре алгы сызыкта булган ике хатын-кыз һәм әтиләре СВОда булган 8 бала килде. Рәсем ясаган арада алар аралаштылар, бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар.
— Мондый мастер-класслар безгә бик кирәк. Бу бит үз вакытыңны ничектер уздыру өчен генә түгел. Бу әле тискәре фикерләрдән, даими борчылу һәм яу кырыннан яңалыклар көтү белән бәйле катлаулы хис-кичерешләрдән беразга онытылып тору өчен менә дигән мөмкинлек тә. Өлкәннәргә дә, балаларга да мондый үзгәрешләр бик кирәк. Оештыручыларга рәхмәт, — дип рәхмәт белдерде мобилизацияләнгән алабугалының хатыны Елена Лифанова. Әйтергә кирәк, Елена ханым Алабугада яшәүче 24 хәрбинең гаиләсенә куратор булып тора.
Әлеге мастер-класста катнашучылар мондый чаралар вокал яки хореография буенча үтсә дә бик әйбәт булыр иде, дигән фикер белдерделәр.
Ә бу очрашу катнашучыларга күтәренке кәефтән тыш, истәлеккә чәчәкләр төшерелгән матур картина иҗат итү мөмкинлеге дә бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев