Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Шишкин киңлекләре» тугайлы парк барлыкка киләчәк

Бу проект инде шәһәр мохитенең мөһим өлешенә әйләнгән «Шишкин буалары» паркы төзекләндерүенең логик дәвамы булачак.

Элегрәк нигез салынган принциплар — урынга сакчыл караш, панорамалылык һәм экология — яңа масштабта үсеш алачак һәм республика өчен иҗтимагый киңлекнең яңа форматын ачачак.

Төзекләндерүне гамәлгә ашыруның төп шарты — ике тарихи объектны: борынгы терәк дивар һәм пристань нигезен (остов) тулысынча саклап калу. Барлык эшләр дә бу конструкцияләргә зыян китермәслек һәм аларга бернинди тискәре йогынтыны, шул исәптән вибрацияләрне, су белән юылуны, гидрологик режим үзгәрешләрен булдырмаслык итеп оештырылган. Алдагы этаплар археологлар контроле астында узачак, бу тарихи мираска сакчыл карашны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Проект турында тулырак мәгълүматны карточкаларда укыгыз.

Мөһим: 27 апрельдә 18:00 сәгатьтә «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә (Тынычлык пр., 77) шәһәр халкы проект концепциясе белән җентекләп таныша һәм территорияне үстерү буенча үз тәкъдимнәрен кертә алачак.

Проект архитекторлары — М2М3 бюросы.

Проект кураторлары — Татарстан шәһәрләрен үстерү институты, Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты белән берлектә, Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча һәм «Алабуга» МИЗ ярдәме белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев