Сәүдә яңа мәйданчыкта — Нефтьчеләр проспекты һәм Говоров урамы киселешендә җәелә.
19 сентябрьдә алабугалыларны чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакыралар. Ул Нефтьчеләр проспекты һәм Говоров урамы киселешендәге автостоянка территориясендә узачак. Сәүдә рәтләре 9:00 дән 15:00 гә кадәр эшли.
Беренче көзге ярминкәдә 12 эшмәкәр катнашты, алар арасында дүртесе Алабуга җитештерүчеләре. Сату йомгаклары буенча 635 мең сумлык продукция сатылган.
Алабугада көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре һәр шимбәдә узачак. Халык җитештерүчеләр тәкъдим иткән продукцияне бер үк мәйданчыкта сатып ала алачак.
Ярминкә сезоны декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Эш вакыты элеккечә кала — 9:00 дән 15:00 гә кадәр.
Нет комментариев