Надежда һәм Анастасия Пчельниковлар 1386 нчы сайлау участогында тавыш бирүдә катнаштылар. Бу гаиләнең мәгариф өлкәсендәге гомуми стажы 25 елдан артып китә.

Алабугадагы 1386 нчы сайлау участогында Пчельниковларның педагогик династиясе вәкилләре — Надежда һәм Анастасия тавыш бирде. Гаилә өчен сайлауларда катнашу һөнәри эшчәнлек белән бәйле традициягә әверелде, дип хәбәр итә Алабуга районы башлыгы матбугат хезмәте.
Пчельниковларның гомуми педагогик стажы 25 елдан артып китә. Мәгариф системасында эшләгән елларында алар уку процессына гына түгел, шәхси үрнәк һәм иҗтимагый тормышта катнашу аша балаларны тәрбияләүгә дә зур игътибар бирәләр.
Надежда һәм Анастасия гражданлык җаваплылыгын педагог һөнәренең мөһим өлеше дип саный. «Әгәр без балалар тәрбиялибез икән, без булачак җәмгыятьне формалаштыруда да катнашырга тиеш», — дип билгеләп үтте династия вәкилләре.
Пчельниковлар гаиләсендә һөнәри традицияләр һәм кыйммәтләр буыннан-буынга тапшырыла. Тавыш бирүдә катнашу да педагоглар өчен гаилә традициясенең дәвамы булды.
Нет комментариев