Алабугада шәһәр пляжын үстерү өчен партнерлар эзлиләр
«Купеческий городок» муниципаль автоном учреждениесе (МАУ) эшмәкәрләрне җәйге сезонга хезмәттәшлеккә чакыра. Партнерларны «Яшьләр» (Молодежный) стадионында һәм шәһәр пляжында хезмәт күрсәтүне оештыру өчен көтәләр.
Алабугада эшмәкәрләрне җәйге ял инфраструктурасын үстерүдә катнашырга чакыралар.
«Купеческий городок» МАУ шәһәрнең төп мәйданчыкларында — «Яшьләр» стадионында һәм шәһәр пляжында эшләү өчен партнерлар эзли.
Төрле юнәлешләр карала. Алар арасында — балалар ялын оештыру, батутлар, карусельләр, уен зоналары урнаштыру, электромобильләр прокаты бар.
Шулай ук җәйге кафелар, фуд-траклар, стритфуд, туңдырма һәм салкын эчемлекләр сату нокталарына ихтыяҗ зур.
Пляж зонасы өчен шезлонглар арендасы, SUP-бордлар, катамараннар, матраслар һәм су өстендә актив ял итү өчен башка инвентарьлар прокаты актуаль булып тора.
Моннан тыш, эшмәкәрләр ваклап сату нокталары, сувенирлар сату, велосипедлар һәм спорт җиһазлары прокаты тәкъдим итә ала.
«Купеческий городок» МАУда билгеләп үтүләренчә, алар Алабуга халкы һәм кунакларының ялын уңайлырак һәм кызыклырак итәргә ярдәм итүче башка идеяләрне дә карарга әзер.
Гаризалар 30 июньгә кадәр кабул ителә. Гаризаны түбәндәге адреска тапшырырга мөмкин: Алабуга шәһәре, Набережная урамы, 5 нче йорт, «Купеческий городок» МАУ.
Шулай ук visit.elabuga@tatar.ru электрон почтасы яки белешмәләр өчен +7 (927) 033-98-98 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев