Алабугада шагыйрьнең 140 еллыгына багышланган «Габдулла Тукай: тере хәтер» чарасы узды
Чараны оештыручылар — «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәге коллективы, иҗади коллективлар, китапханәләр һәм, әлбәттә, шәһәр мәктәпләре.
20 апрельдә «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә «Габдулла Тукай: тере хәтер» дип аталган мәгърифәти чара узды. Ул безнең районның төрле мәктәпләреннән килгән укучыларны җыйды. Чара бөек татар шагыйренең 140 еллыгына багышланды, әлеге датаны без 26 апрельдә билгеләп үтәчәкбез.
Яшь тамашачылар өчен программа кызыклы һәм тәэсирле итеп төзелгән иде: балаларга шагыйрьнең тормыш юлы турында сөйләделәр, ә сөйләмнәрнең һәр этабы якты концерт номерлары белән үрелеп барды. Чара чыннан да бөек татар шагыйренә хөрмәт һәм истәлек саклау дәресе булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев