Алабугада Сабантуй-2026 катнашучыларын һәм җиңүчеләрен бүләкләделәр
Чатырлар һәм техника күргәзмәсе әзерләгән оешмаларны, предприятиеләрне, учреждениеләрне һәм авыл җирлекләрен билгеләп үттеләр.
Шәһәркүләм планёркада АМР башкарма комитеты җитәкчесе Эльмира Әхмәдиева Сабантуй-2026 катнашучыларына рәхмәт хатлары һәм бүләк сертификатлары тапшырды. Чатырлар һәм техника күргәзмәсе әзерләгән оешмаларны, предприятиеләрне, учреждениеләрне һәм авыл җирлекләрен билгеләп үттеләр.
Сабантуй-2026ның «Иң яхшы чатыр» конкурсында катнашканнары өчен рәхмәт хатлары белән түбәндәгеләр билгеләп үтелде:
- Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Алабуга мөхтәсибәте Алабуга шәһәре Җәмигъ мәчете мәхәлләсе — җирле мөселман дини оешмасы. Бүләк Рәнис Шәүкәт улы Сөнгатуллинга тапшырылды.
- Рус Православие Чиркәвенең Яр Чаллы епархиясе Алабуга шәһәре Спас соборы православие мәхәлләсе — җирле дини оешма. Бүләк Спас соборы настоятеле иеромонах Кириллга тапшырылды.
- Индвидуаль эшмәкәр Нурислам Мидхәт улы Кадыйров.
- Казан федераль университетының Алабуга институты. Бүләк филиал директоры Марат Фәйзулла улы Умаровка тапшырылды.
- «Елабуга УкупрПласт» ҖЧҖ. Бүләк техник директор Екатерина Константиновна Генераловага тапшырылды.
- «Жилкомфортсервис» ҖЧҖ идарә итүче компаниясе. Бүләк директор Римма Роберт кызы Хәбибрахмановага тапшырылды.
- «Домуправ-3» ҖЧҖ идарә итүче компаниясе. Бүләк директор Екатерина Марат кызы Биктемировага тапшырылды.
- «Ингосстрах» иминият ачык акционерлык җәмгыяте. Бүләк Алабугадагы операцион офис директоры Юлия Николаевна Петровага тапшырылды.
Сабантуй-2026ның техника күргәзмәсендә катнашканнары өчен рәхмәт хатлары белән «Вагнермайер Руссланд» ҖЧҖ (бүләк персонал сайлау буенча белгеч Алина Наил кызы Гыйльметдиновага тапшырылды) һәм «Алабуга автомобиль заводы» җитештерү берләшмәсе" АҖ (бүләк сату төркеме җитәкчесе Евгений Николаевич Гудзьга тапшырылды) билгеләп үтелде.
Сабантуй-2026 кысаларында узган «Иң яхшы чатыр» муниципаль конкурсы җиңүчеләренә 30 мең сумлык бүләк сертификатлары тапшырдылар.
«Халыклар дуслыгының иң яхшы чатыры» номинациясендә «Алабуга муниципаль районы башкарма комитетының Мәдәният идарәсе» МКУ җиңде. Сертификат идарә башлыгы Эльмира Самат кызы Әхмәтовага тапшырылды.
«Иң яхшы утар» номинациясендә Поспелово авыл җирлеге билгеләп үтелде. Сертификат җирлек башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Гөлназ Әдип кызы Мөхәммәдиевага тапшырылды.
«Продукцияне иң яхшы тәкъдим итү» номинациясендә «Эссен Продакшн АГ» АҖ җиңде. Сертификат коммуникацияләр буенча директор Аделина Илдус кызы Абдуллинага тапшырылды.
«Иң креатив чатыр» номинациясендә Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы билгеләп үтелде. Сертификат генераль директорның фәнни эшләр буенча урынбасары Александр Анатольевич Деготьковка тапшырылды.
«Тукайга багышлау» номинациясендә «Алабуга муниципаль районы башкарма комитетының Мәгариф идарәсе» МКУ җиңде. Бүләк идарә башлыгы Алёна Сергеевна Балобановага тапшырылды.
«Иң зур чатыр» номинациясендә «МТЗ — Татарстан» Сәүдә-җитештерү компаниясе ҖЧҖ билгеләп үтелде. Бүләк тракторлар сату бүлегенең өлкән менеджеры Феруза Акрам кызы Хожиевага тапшырылды.
«Иң яхшы фотозона» номинациясендә Алабуга политехника колледжы җиңде. Сертификат директор Светлана Вильевна Соколовага тапшырылды.
«Компания брендын иң яхшы тәкъдим итү» номинациясендә «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» ҖЧҖ билгеләп үтелде. Сертификат корпоратив коммуникацияләр һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча әйдәп баручы белгеч Чулпан Рәис кызы Хәбибуллинага тапшырылды.
«Иң яхшы интерактив чатыр» номинациясендә В. Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ПАОның «Прикамнефть» НГДУ җиңде. Сертификат социаль программаларны озата бару үзәгенең Алабуга районы буенча җитәкчесе урынбасары Марс Мәгшук улы Зәкиевка тапшырылды.
Бүләкләү чарасы Сабантуй-2026 нәтиҗәләрен ясауның дәвамы булды. Катнашучыларны бәйрәм мәйданчыкларын оештыруга, чатырларны бизәүгә, традицияләрне, продукцияне, интерактив зоналарны һәм техниканы тәкъдим итүгә керткән өлешләре өчен билгеләп үттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев