Алабугада Россия көнен концерт һәм ретро-автомобильләр күргәзмәсе белән билгеләп үтәчәкләр
Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен Ленин мәйданында ретро-автомобильләр күргәзмәсе һәм концерт оештырылачак.
Алабугалыларны Россия көненә багышланган бәйрәм программасында катнашырга чакыралара. Бүген, 12 июньдә Ленин мәйданында «Минем җаным — минем Россиям» («Моя душа — моя Россия») дип аталган концерт узачак. Чараны Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты оештыра.
Программа ретро-автомобильләр күргәзмәсе белән башланып китәчәк. Ул 13:00дән 16:00гә кадәр эшли. Аннары Алабугалылар һәм шәһәр кунаклары өчен концерт программасы тәкъдим ителә. Чыгышлар 15:00дән 17:00гә кадәр планлаштырылган.
Бәйрәм чарасы Россия көненә багышлана. Керү бушлай.
0+.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев