Чыгарылыш сыйныф укучыларына ведомстводан тыш сак хезмәте, социаль гарантияләр һәм Росгвардиянең югары уку йортларына керү тәртибе турында сөйләделәр. Һөнәри юнәлеш бирү очрашуы Алабуга политехник көллиятендә узды.
Татарстан буенча Росгвардия идарәсе мәгълүматларына караганда, студентлар белән ведомстводан тыш сак бүлеге начальнигы, полиция капитаны Михаил Горшков һәм бүлек психологы, полиция өлкән лейтенанты Екатерина Амосова очрашты.
Укучыларга Росгвардиянең тарихы һәм структурасы, ведомствоның төп эш юнәлешләре турында сөйләделәр. Алар арасында җәмәгать тәртибен саклау, террорчылыкка каршы көрәш, объектлар иминлеген тәэмин итү һәм гражданнарның корал әйләнешен контрольдә тоту бар.
Очрашуда ведомстводан тыш сак хезмәтендә эшләү шартларына, хезмәткәрләр һәм аларның гаиләләре өчен социаль гарантияләргә, Росгвардиянең югары уку йортларына керү тәртибенә аерым игътибар бирелде. Шулай ук Татарстанда урнашкан хәрби частьләрдә контракт буенча хезмәт итү мөмкинлеге турында сөйләделәр.
Очрашу ахырында студентлар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алды. Ведомство вәкилләре республикада һөнәри юнәлеш бирү эшенең дәвам итәчәген билгеләп үтте.
Нет комментариев