Алабугада район газетасына язылучылар котлау бирү өчен купон ота ала
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада район газетасына язылучылар котлау бирү өчен купон ота ала

Редакциядә «Газетага языл һәм якыннарыңны котла» акциясе уздырыла. Газетага язылган алабугалылар бушлай котлау бирү өчен купон алырга мөмкин.

19 октябрьдә Алабугада «Новая Кама» газетасы редакциясендә Әбунәче көне үткәрелә. Укучылар өчен «Газетага языл һәм якыннарыңны котла» акциясе әзерләнде.

Акция кысаларында газетага язылучы һәркем бүләк купоны алачак. Әлеге купон буенча «Новая Кама» газетасына котлау бирергә мөмкин.

Язылучылар көне Алабуга, Төзүчеләр урамы, 16а адресы буенча уза. Редакциядә шулай ук укучылар белән аралашырга һәм газета белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерергә планлаштыралар. Бүләк купоннары саны чикләнгән.


Нет комментариев