Алабугада район газеталарына ташламалы язылу декадасы башлана
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада район газеталарына ташламалы язылу декадасы башлана

6 октябрьдән 16 октябрьгә кадәр газетага 1200 сум урынына 1061 сумга язылырга мөмкин булачак.

Язылу декадасы 6 октябрьдән 16 октябрьгә кадәр узачак. Бу чорда газетага язылу бәясе 1061 сум тәшкил итә (почта аша язылганда). Гадәти көннәрдә ул 1200 сум тора.

Укучылар өчен шулай ук альтернатив язылу да бар. Бу очракта газетаны берничә пунктның берсендә мөстәкыйль килеп алырга кирәк булачак.

Газеталарны редакциядән, Үзәк китапханәдән, «Барс» яшьләр үзәгеннән яки «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгеннән алырга мөмкин. Моның өчен Төзүчеләр урамы, 16а адресы буенча килеп язылырга кирәк. Мондый язылуның бәясе — 750 сум.


Нет комментариев