5 сентябрьдә Алабугада «Пир в мир» гастрономия фестивале узачак.
Чара сәгать 12.00дә Ленин мәйданында башлана. Бу юлы фестивальдә катнашучылар шеф-повар Максим Рогов белән бергә ике төрле тако әзерләячәк. Берсенә чоризо һәм помидор, икенчесенә тавык ите салыначак.
Елабуга медицина көллияте мәйданчыгында теләүчеләр бушлай кан басымын һәм пульсны үлчи алачак. Фестиваль программасында шулай ук «СОЮЗ» ВИА чыгышы, призлы викторина һәм авыл хуҗалыгы ярминкәсе каралган. 0+
Нет комментариев