Ленин мәйданында традицион «Пир в мир» гастрономия фестивале узды. Бу юлы чара Мексика аш-суына багышланды. Фестиваль мәйданчыкларының берсе сәламәтлек зонасы булды.
5 сентябрьдә Алабуганың Ленин мәйданында чираттагы «Пир в мир» гастрономия фестивале узды. Программаның төп ризыгы — чоризо һәм помидор, шулай ук тавык ите белщн пешерелгщн тако булды. Аларны фестиваль кунаклары белән бергә шеф-повар Максим Рогов әзерләде.
Чараның махсус кунагы — Алабуга медицина көллияте директоры Надежда Ушакова. Көллият студентлары фестивальдә сәламәтлек мәйданчыгы оештырды. Биредә теләгән һәркем кан басымын һәм пульсын бушлай үлчәтә, шулай ук сәламәт яшәү рәвеше турында киңәшләр ала алды.
Музыкаль программаны Владимир Бессмертных җитәкчелегендәге «СОЮЗ» ВИАсы әзерләде. Фестивальне шоумен Григорий Галкин алып барды. Кунаклар өчен бәйрәм викторинасы да уздырылды. Баш бүләк — кичке ашка ике кешелек сертификат. Моннан тыш, чара кысаларында авыл хуҗалыгы ярминкәсе эшләде. Биредә җирле җитештерүчеләр фермер хуҗалыкларында җитештерелгән азык-төлек һәм башка продукция тәкъдим итте.
Нет комментариев