19 сентябрьдә Ленин мәйданында «Пир в мир» гастрономия фестивале узачак. Кунакларны уха пешерү, концерт, викторина, авыл хуҗалыгы күргәзмәсе һәм гриппка каршы бушлай вакцинация көтә.
Фестиваль 12:00 дә башлана. Анда «Патша ухасы» пешерү серләрен өйрәтәчәкләр. Кунаклар өчен шулай ук викторина әзерләнә, аның төп бүләге акватерма комплексына бару өчен сертификат булачак. Мәйданда җирле җитештерүчеләр продукциясе белән авыл хуҗалыгы күргәзмәсе булачак, ә музыкаль программаны Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентларының «КПУ» вокаль-инструменталь ансамбле тәкъдим итәчәк.
Фестивальнең махсус кунагы — Алабуга үзәк район хастаханәсе баш табибы Александр Попов. Хастаханә хезмәткәрләре күчмә вакцинация пункты оештыра, теләге булганнар анда гриппка каршы бушлай прививка ясата алачак. Моның өчен үзең белән паспорт һәм ОМС полисы алырга кирәк.
Фестиваль 19 сентябрьдә 12:00 сәгатьтә Ленин мәйданында узачак. Керү ирекле.
Нет комментариев