Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында шәһәрдә музыкаль чаралар, бию кичәләре һәм танып-белү очрашулары белән мәдәни программа әзерләнгән.
Бүген, 9 октябрьдә, Алабугада Өлкәннәр ункөнлегенә багышланган чаралар дәвам итә. Өлкән буын кешеләрен концертларга, фестивальләргә һәм бию программаларына чакыралар.
9 октябрьгә чаралар афишасы:
10:00 — «Прогулка с врачом» республика проекты кысаларында «Жизнь в радость» танып белү программасы. Шәһәр мәдәният йортының хореография залы.
12:00 — «Ватан нәрсәдән башлана» концерты (Марк Бернесның 115 еллыгына музыкаль-әдәби кунак бүлмәсе). «Колос» мәдәният йорты, Тугаров урамы, 28а.
16:00 — «В ритме нашей молодости» дискотекасы, «Барс» яшьләр үзәге, Нефтьчеләр пр., 29а.
17:00 — Любовь Долганова истәлегенә «Друзей моих прекрасные черты...» фестивале. 1 нче балалар музыка мәктәбе, Төзүчеләр ур., 5.
18:00 — Бию кичәсе. «Союз» клубы, Яр буе ур., 5.
Чаралар Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында уза.
Нет комментариев