Алабугада МХО катнашучылары һәм аларның гаиләләренә ярдәм турында фикер алыштылар
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада МХО катнашучылары һәм аларның гаиләләренә ярдәм турында фикер алыштылар

«Барс» яшьләр үзәгендә шәһәр җитәкчелеге, оешма вәкилләре, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре катнашында түгәрәк өстәл узды. Очрашуда эшкә урнашу, яңадан укыту, балаларга ярдәм итү һәм башка мәсьәләләр турында сөйләштеләр.

Алабугада МХО катнашучылары һәм аларның гаиләләренә ярдәм турында фикер алыштылар

Һәлак булган сугышчыларның туганнарына бүләкләр тапшырдылар

«Барс» яшьләр үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен түгәрәк өстәл узды. Бу очрашуга шәһәр җитәкчелеге һәм төрле оешма вәкилләре дә чакырылган иде.

Очрашу башланыр алдыннан мөһим һәм тантаналы мизгел булды. Алабуга районы башлыгы урынбасары Александр Косов һәм Алабуга районы хәрби комиссары Николай Битюков һәлак булган сугышчыларның туганнарына үлгәннән соң бирелә торган бүләкләрне тапшырдылар. РФ Президенты Указы белән Батырлык ордены белән Сабир Мамасалиев, Марат Минулин, Руслан Әхмәтов, Евгений Пантюхин, Алексей Симонов, Виталий Бухаров, Сергей Васильев, Алексей Трутнев бүләкләнде. «Батырлык өчен» медале Сергей Якухин һәм Владислав Першинга тапшырылды. 

Якташларның истәлеген бер минут тынлык белән искә алдылар. Александр Косов, үз чиратында, батырларның туганнарына чын күңелдән кайгы уртаклашуын белдерде. Ул ассызыклаганча, ярдәм кирәк чакта алар район җитәкчелегенә һәрвакыт мөрәҗәгать итә алачаклар.

Алабугада МХО катнашучылары һәм аларның гаиләләренә ярдәм турында фикер алыштылар

Катнашучылар эшкә урнашу һәм яңадан укыту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

Түгәрәк өстәлне Алабуга муниципаль районының социаль үсеш мәсьәләләре буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Елена Мерзон ачты. Кичә барышында, көтелгәнчә, төрле мөһим темалар күтәрелде. Җыелышта эшкә урнашу, яңа һөнәр үзләштерү, балаларны укыту һәм ял итү, спорт, өстәмә белем бирү, мәдәни-ял эшчәнлеге кебек темаларга тукталдылар. Башка күп кенә мәсьәләләр дә игътибардан читтә калмады.

Тактик медицина нигезләрен булачак контрактчыларга һәм хәрби хезмәткә чакырылучыларга белем бирү, мәктәп укучыларына, студентларга, предприятие һәм оешма хезмәткәрләренә беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен бирү проектлары зур кызыксыну уятты.

Иң актуаль темаларның берсе — махсус хәрби операция ветераннарын, шул исәптән инвалидлык алганнарны эшкә урнаштыру. Мәсәлән, 30 октябрьдә сәгать 10.00да Тынычлык проспекты, 12 адресы буенча (башкарма комитет бинасында), «Ватанны саклаучылар» фонды бүлеге базасында вакансияләр ярминкәсе узачак.

Яңадан укыту мөмкинлеген төрле предприятиеләр һәм уку йортлары тәкъдим итәчәк. Алар арасында Казан федераль университетының Алабуга институты да бар. Алабуга политехника көллияте директоры Светлана Соколова әйтүенчә, аларның үз программасы инде әзер. Аның кысаларында ветераннар һәр уку елы башында формалаштырыла торган студентлар төркемнәренә кушыла алачаклар. Мәсәлән, эретеп ябыштыручылар, рихтовщиклар, ЧПУ станоклары операторлары, В, С категорияле тракторчылар һәм погрузчик йөртүчеләр төркемнәре бар. Көллияткә октябрь ахырына — төркемнәр туплау тәмамланганчыга кадәр мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Алабугада МХО катнашучылары һәм аларның гаиләләренә ярдәм турында фикер алыштылар

Мәктәпләрдә патриотик тәрбияне көчәйтәләр

Шулай ук, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында патриотик тәрбия бирүнең мөһимлеге аерым билгеләп үтелде. Алабуга муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгы Салават Гыймранов хәбәр иткәнчә, эш зур күләмдә алып барыла. Бу уңайдан, балаларның батырлык дәресләрендә катнашуыннан алып, аларның волонтерлык остаханәләрендә ярдәм итүләрен дә атап китәргә була. «Тәмле базар» акциясе барышында җыелган акчаларга сугышчыларга тапшыру өчен «УАЗ» автомобиле сатып алыначак.

Сугышчылар һәм һәлак булганнарның туганнары балалар белән күбрәк очрашулар үткәрсен иде, дигән теләк белдерелде. Һәр мәктәптә хәрби дан музее булдырырга яки булган музейларда махсус хәрби операциягә багышланган бүлек ачарга тәкъдим ителде. Шулай ук архив материалларын һәм вакыйгаларны үз күзләре белән күргән кешеләрнең истәлекләрен җыю мөһимлеге билгеләп үтелде.

Алабугада МХО катнашучылары һәм аларның гаиләләренә ярдәм турында фикер алыштылар


Нет комментариев