Түгәрәк өстәлдә сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният һәм яшьләр сәясәте мәсьәләләре буенча фикер алышырга мөмкин.
13 октябрьдә Алабугада махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен очрашу булды. Чара түгәрәк өстәл форматында уза.
Катнашучылар социаль өлкәгә бәйле үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак. Фикер алышуның төп темалары — сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният һәм яшьләр сәясәте.
Очрашу «Барс» яшьләр үзәгендә Нефтьчеләр урамы, 29а адресы буенча уза. Башлана — 17:00 дә. Катнашуга теләге булган һәркем чакырыла.
Нет комментариев