Катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында яшәгән шагыйрьләрнең музыкаль әсәрләрен һәм шигырьләрен тәкъдим итәчәкләр.
13 мартта Ә. Бакиров исемендәге 1нче балалар музыка мәктәбендә «Шагыйрь һәм Музыка» дип аталган V Бөтенроссия музыкаль-шигъри фестиваль узачак. Чара татар герой-шагыйре Муса Җәлил истәлегенә багышлана.
Чараны Президентның Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә «АРТ-ЛИНИЯ» сәнгать фонды оештыра.
Фестиваль программасында ике номинация: «Инструменталь башкару» һәм «Нәфис сүз». Катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында яшәгән шагыйрьләрнең музыкаль әсәрләрен һәм шигырьләрен тәкъдим итәчәкләр.
Чарага теләге булган һәркем чакырыла. Башлану вакыты — 15:00.
0+
Нет комментариев