Алабугада махсус хәрби операциягә ярдәм йөзеннән республика концерты узды
Берләшмәдә катнашучылар мондый акцияләрне элек тә үткәргән, ләкин мондый масштабта концерт беренче тапкыр узды.
«Иллюзион» кинотеатрында Алабуга, Менделеевск, Яр Чаллы, Түбән Камадан 30дан артык артист һәм шагыйрь җыелды.
Хәйрия концертын Татарстан йолдызларының «Күңел көзгесе» («Зеркало души») музыкаль-поэтик берлегенә нигез салучы, җырчы, музыкант һәм алып баручы Ринат Ишкиняев оештырды. Берләшмәдә катнашучылар мондый акцияләрне элек тә үткәргән, ләкин концерт мондый масштабта беренче тапкыр узды.
Чара һәлак булган сугышчыларны бер минутлык тынлык белән искә алудан башланды. Аннары музыкантлар, җырчылар, бардлар һәм шагыйрьләр — республика конкурслары җиңүчеләре — иҗади номерлар тәкъдим иттеләр, шигырьләр һәм чәчмә әсәрләр укыдылар. Йөрәккә үтеп керә торган патриотик композицияләр беркемне дә битараф калдырмады. Алар Ватанга һәм аның сакчыларына, сугышчыларның кайтуын көтүче якыннарына, җиңүгә һәм балалар өчен тыныч тормышка булган өметкә багышланган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев