Алабугада күчмә язылыш тантаналарын үткәрәчәкләр
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада күчмә язылыш тантаналарын үткәрәчәкләр

Проект Алабуга халкына да, шәһәр кунакларына да исәпләнгән.

Алабугада күчмә язылыш тантаналарын үткәрү мөмкинлеген булдыру турында уйлыйлар.

Тантаналарны шәһәрнең тарихи һәм матур урыннарында — Хәтер мәйданында, тыл хезмәтчәннәре скверында һәм башка урыннарда уздырырга телиләр.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев билгеләп үткәнчә, формат тантаналы булачак: фотосессияләр, сәфәрләр һәм шәһәр белән танышу. Проект Алабуга халкына да, шәһәр кунакларына да исәпләнгән.


Нет комментариев