Алабугада круиз сезоны ачылды: шәһәргә беренче дүрт палубалы теплоход килде
30 апрельдә Алабуга пирсына быелгы сезонда беренче дүрт палубалы Мәскәү теплоходы — «Виссарион Белинский» килеп туктады, аның бортында 220 пассажир бар.
Алабугада яз — югары туризм сезоны башлану вакыты, бу шәһәр сәяхәт итүне һәм мәдәни ялны яратучыларны җәлеп итүче урынга әверелә торган чор.
Быел Россиянең төрле шәһәрләреннән (Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Пермь, Түбән Новгород, Уфа һәм Казаннан) 248 теплоход килүе көтелә.
Алабугага Россиянең төрле почмакларыннан кунаклар һәм туристлар киләчәк. Ел саен шәһәр 250дән артык теплоход кабул итә.
Туристлар Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең музей-күргәзмә объектларына теләп йөриләр, алар Алабуганың тарихи-мәдәни байлыгының үзәге булып тора. Кунаклар арасында Алабугага берничә тапкыр килүчеләр дә бар, алар һәрвакыт экскурсиягә баралар һәм монда кабат-кабат әйләнеп кайтырга әзер булуларын билгеләп үтәләр!
Кеше иң күп йөри торган урыннар арасында И. И. Шишкинның мемориаль йорт-музее, Н. А. Дурованың музей-утары, В. М. Бехтерев исемендәге өяз медицинасы музее, шагыйрә М. И. Цветаеваның хәтер йорты, Шәһәр тарихы музеен атарга була.
Музей экскурсияләреннән тыш, Алабуга музей-тыюлыгында тагын 20гә якын маршрут әзерләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев