Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада кайнар суны сүндерү вакыты билгеле булды

Узган ел профилактика эшләре июнь аенда үткәрелгән иде, әмма бу юлы график үзгәртелде.

Быел Алабугада план буенча кайнар суны сүндерү 18 майдан 31 майга кадәр дип билгеләнгән. Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктураны үстерү буенча урынбасары Андрей Томилин аңлатуынча, Алабуга җылылык челтәрләренең үзәк котельные ике атнага тулысынча туктатылачак.

— Узган ел без суны берничә атнага соңрак, июньдә сүндергән идек, — дип аңлатма бирә Андрей Александрович. — Әмма бу сезонда басым астында тикшерү вакытында өзеклекләр күп булды, соңгы аварияне сентябрьдә генә төзәтеп бетердек. Мондый хәл кабатланмасын өчен, әзерлекне алданрак үткәрергә карар кылынды.

Ике атна эчендә белгечләр челтәрләргә һәм җиһазларга хезмәт күрсәтү буенча барлык кирәкле чараларны башкарып чыгачак. Эшләр тулысынча тәмамлангач, кайнар су бирү торгызылычак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев