Алабугада Изге чишмә янындагы часовняны торгызу эшләре контрольгә алынды
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Изге чишмә янындагы часовняны торгызу эшләре контрольгә алынды

Алабуга районында «Түбән Кама» милли паркы территориясендә янган часовняны торгызу вариантлары карала. Янгынның сәбәпләрен ачыклау дәвам итә.

Изге чишмә янында янган часовня 
Фото: Спас соборы матбугат хезмәте 

«Түбән Кама» милли паркы территориясендә Пантелеймон дәвалаучының Изге чишмәсе янында урнашкан часовня янгын аркасында юкка чыккан.

Ут чыгу сәбәпләрен ачыклау дәвам итә. Карала торган версияләр арасында — ут белән саксыз эш итү. Хәзер Алабуга районында часовняны кыска вакыт эчендә торгызу вариантлары карала.

Мәсьәлә Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриевның шәхси контролендә. Алдагы карарлар турында халыкка хәбәр ителәчәк.


Нет комментариев