Алабугада ишегалларын һәм урамнарны ташландык автомобильләрдән азат итүне дәвам итәләр
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада ишегалларын һәм урамнарны ташландык автомобильләрдән азат итүне дәвам итәләр

Шәһәрдә озак вакыт урыныннан кузгалмаган һәм территорияләрне җыештыруга комачаулый торган машиналарны ачыклау дәвам итә. Муниципаль контроль бүлегендә эвакуациянең ничек баруы, автомобильләрнең штрафстоянкада күпме вакыт саклануы һәм ташландык транспорт турында кая хәбәр итәргә кирәклеге турында сөйләделәр.

Алабугада ишегалларын һәм урамнарны ташландык автомобильләрдән азат итүне дәвам итәләр

Хуҗасыз һәм ташландык транспорт чараларын ачыклау һәм эвакуацияләү буенча эш дәвам итә. Ике ай эчендә шәһәр урамнарыннан 50дән артык машина алынган. Алабуга башкарма комитетының муниципаль контроль бүлеге башлыгы Жанна Сармакова бу процессның тәртибе турында сөйләде.

Ташландык автомобильләрне ничек ачыклыйлар һәм эвакуациялиләр

Ташландык автомобиль турында сигнал муниципаль контроль бүлегенә килә. Мондый машиналар турында яшәүчеләр, администрация хезмәткәрләре яки идарәче компанияләр хәбәр итәргә мөмкин. Хезмәткәрләр урынга чыгып, тикшерү һәм карау актын төзи. Аннары алгы пыялага, срокны күрсәтеп, транспорт чарасын күчерү турындагы таләп беркетелә. Әгәр хуҗа җавап бирмәсә, икенче этап — милекчене билгеләү башлана. Почта аша кабат таләп җибәрелә. Әгәр автомобиль урынында кала икән, аны штрафстоянкага эвакуациялиләр.

— Транспорт чарасы өч ай дәвамында штрафстоянкада саклана. Хуҗасы аны теләсә кайсы вакытта алып китә ала, тик моның өчен транспортлау һәм саклау өчен чыгымнарны алдан түләргә кирәк булачак. Өч ай узгач, без әлеге транспорт чарасын муниципалитет милкенә күчерү турында судка мөрәҗәгать итәбез, — дип аңлатты Жанна Сармакова.

Машина тышкы кыяфәте буенча ташландык дип таныла: гомуми кыяфәте, комплектлары булмау, ватылган пыяла һәм һавасы чыккан шиналары буенча автомобиль ташландык яки хуҗасыз дип билгеләнә. Кайчагында хуҗасы булса да, машина озак вакыт кулланылмаска мөмкин. Ә кайчагында транспорт чыннан да ташландык була — болар барысы да ЮХИДИ аша ачыклана.

Алабугада ишегалларын һәм урамнарны ташландык автомобильләрдән азат итүне дәвам итәләр

Ни өчен шәһәр урамнарын иске машиналардан азат итү мөһим

— Нигездә, бу җиңел автомобильләр. Алар, болай да җитми торган парковка урыннарын алып торалар. Ә иң начары — мондый транспорт чүп ташучы машиналарга, янгын сүндерүче, ашыгыч ярдәм машиналарына комачаулый, — дип ассызыклады Жанна Сармакова.

Белгеч сүзләренчә, хуҗаларның 90% ка якыны таләпләрне беренче яки икенче этапта ук үти һәм эвакуациягә кадәр үз автомобильләрен алып куя. Ләкин бу таләпләргә игътибар итмәүчеләр дә бар. Әйтик, июль аеннан бирле бер хуҗа да дәгъва белән мөрәҗәгать итмәгән — штрафстоянкада саклау вакыты әле тәмамланмаган.

Исегезгә төшерәбез, Алабуга районы башкарма комитетының мондый автомобильләрне ачыклау, исәпкә алу, саклау, күчерү һәм эвакуацияләү тәртибе турындагы карары 21 июльдә үз көченә керде.

Әгәр дә сез хуҗасыз яки ташландык дип фаразланган машинаны күрсәгез, муниципаль контроль бүлегенә мөрәҗәгать итә аласыз: Тынычлык проспекты, 12 (308 каб).), тел.8 (85557) 3-69-48; шулай ук «Халык контроле» порталы аша хәбәр юлларга була.


Нет комментариев