Алабугада ир-ат гигиена һәм косметика чараларын урлауда тотылган
Кибет янында патруль экипажы 39 яшьлек ир-атны тоткарлаган.
Алабугада Росгвардиянең ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре супермаркеттан косметика һәм гигиена чараларын урлауда шикләнелүче ир-атны тоткарлаган, дип хәбәр итә Росгвардиянең Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Дежурлык вакытында ведомстводан тыш сак наряды полиция сигналы буенча Нефтьчеләр урамындагы кибеткә талау очрагы буенча чыккан. Урында билгесез кешенең ачыктан-ачык 3 мең сумлык товар урлавы, аны туктатырга теләгән кассирны этеп җибәрүе һәм качуы ачыкланган.
39 яшьлек шикләнелүчене патруль экипажы кибеттән ерак түгел тоткарлый һәм полицейскийларга алга таба тикшерү өчен тапшыра. Урланган товар җинаятьчедән кире кайтарылган.
Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының «Талау» 161 маддәсендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев