Кичә иртәнге авария нәтиҗәсендә яшь машина йөртүче зыян күргән. Төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән аны хастаханәгә китергәннәр.

12 октябрьдә 6:20 сәгатьтә Алабуга районында «Идел — Бәзәкә — Менделеевск» автомобиль юлында ике җиңел автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта Алабуга Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Ведомство мәгълүматлары буенча, «Лада Калина» автомобиле белән идарә иткән 2006 елгы машина йөртүче каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм Audi белән бәрелешә. Икенче автомобиль руле артында 1959 елгы машина йөртүче булган.
Бәрелешү нәтиҗәсендә «Лада Калина» йөртүчесе зыян күрә. Төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән аны Алабуга үзәк район хастаханәсенә китерәләр.
Нет комментариев