Алабугада язгы өмәләр дәвам итә
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада язгы өмәләр дәвам итә

Алабуга предприятиеләре һәм оешмалары коллективлары өмәләргә чыгуларын дәвам итә.

Апрель — шәһәрнең кыштан соң чын-чынлап уяна торган вакыты. Җылылык белән бергә уртак кайгырту да килә: ишегалларын, паркларны, җәмәгать киңлекләрен тәртипкә китерергә кирәк. Алабуга — яшәү һәм эшләү өчен күңелле урынга әверелә. 

Тик шунысы күңелсез: берәүләр кыштан соң шәһәрне тәртипкә китерергә һәм чисталыкны сакларга тырышканда, икенчеләре чүп-чар ташлыйлар һәм газоннарны таптыйлар.


Нет комментариев