Алабугада Яшьләр көнендә равиоли пешерәчәкләр
27 июньдә Шишкин буалары янындагы «Яшьләр» («Молодёжный») стадионында Алабуга халкы һәм кунаклары өчен «Пир в мир» гастрономия бәйрәме узачак.
Яшьләр көне кысаларында бәйрәм программасы шимбә көнне, 27 июньдә, сәгать 15:00дә Шишкин буалары янындагы «Яшьләр» стадионының төп сәхнәсендә башлана. Чараларның берсе тәмле һәм сәламәт ашауга багышланган «Пир в мир» гастрономия бәйрәме булачак.
Кунаклар өчен кулинария тамашасы әзерләнгән. «Сыроварня» ресторанының шеф-повары Илдар Зыятдинов каймаклы-гөмбәле соус белән парда озак пешерелгән сыер итеннән равиоли әзерләячәк.
Чараның махсус кунагы — «Махеевъ» брендына нигез салучыларның берсе Вадим Евгеньевич Махеев булачак. Ул үз тәҗрибәсе белән уртаклаша һәм җитештерү серләре турында сөйләячәк. Программаны шоумен һәм артист Григорий Галкин алып бара.
Шулай ук бәйрәм кунаклары өчен түбәндәгеләр әзерләнгән:
- ике кешелек кичке ашка сертификат уйнату белән викторина;
- йолдызлы артистлар катнашында концерт программасы;
- балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар;
- сувенирлар һәм күңелле бүләкләр.
Җәйге вакыйгаларның тулы афишасы белән leto. tatar рәсми порталында танышырга мөмкин.
«Татарстанда җәй» («Лето в Татарстане») — бу агымдагы җәйдә республикада узучы иң кызыклы чаралар тупланган уңайлы онлайн-афиша.
0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев