Рөстәм Нуриев «Барс» яшьләр үзәгендә урнашкан 1387нче сайлау участогында тавыш бирде. Алабугада һәм районда бүген Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда өч көнлек тавыш бирүнең беренче көне уза.

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев «Барс» яшьләр үзәгендәге 1387нче сайлау участогына килеп тавыш бирде. Башка килүчеләргә кебек үк, аңа да республика фотоконкурсында катнашу өчен махсус беләзек тапшырдылар.
Тавыш бирүдән соң Рөстәм Нуриев үзенең MAX-каналында фотографиясен урнаштырды. Ул үзенең тавыш бирүен хәбәр итте һәм район халкын сайлауларда катнашырга чакырды, һәр тавышның әһәмиятле булуын билгеләп үтте.
Тавыш бирү көннәрендә «Барс» яшьләр үзәге мәйданчыгында халык өчен мәдәни программа оештырылды. Биредә иҗат коллективлары, шәһәр Мәдәният сарае һәм яшьләр үзәге артистлары катнашында концертлар, шулай ук төрле мастер-класслар уза.
Мәйданчыкларның берсен «Елабужанка. Супы для СВОих» гуманитар остаханәсе тәкъдим итте. Тавыш бирергә килүчеләр волонтерларның сугышчыларга җибәрү өчен әзерләгән продукциясе белән таныша, шулай ук мастер-классларда катнаша һәм коры ашларның ничек әзерләнүен белә алды.
Нет комментариев