Денис белән Лиана мөһим гаилә вакыйгасын тавыш бирүдә катнашу белән бергә куштылар. ЗАГСта тантаналы чарадан соң яңа өйләнешкән пар 1374 нче участокка юл тотты.

IX чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау көннәрендә тавыш бирүдә катнашучылар арасында Алабуга яшь парлары да бар иде. Денис белән Лиана сайлау участогына никахны теркәгәннән соң ук килгәннәр. Тавыш бирү 18, 19 һәм 20 сентябрьдә уза.
Пар өчен бу көн берьюлы берничә мөһим вакыйга белән тулы булып чыкты. Язылышу тантанасыннан соң яшь пар бергәләп бюллетеньнәр алды һәм тавыш бирде.
Шул рәвешле, тавыш бирүдә катнашу Денис һәм Лиана өчен ир белән хатын статусында беренче уртак вакыйгаларның берсе булды.

Алабугада һәм Алабуга районында тавыш бирү көннәрендә 62 сайлау участогы эшли — 39 шәһәрдә һәм 23 авыл җирлекләрендә.
Нет комментариев