Алабугада яңгыр канализацияләрен һәм дренаж канауларын чистарталар
Алабугада язгы су ташуга әзерлек эшләре бара.
Коммуналь хезмәт белгечләре шәһәрне язгы ташуга әзерли башлады. Су басуга юл куймау һәм эрегән кар суларының тоткарлыксыз агып китүен тәэмин итү өчен, хәзерге вакытта яңгыр суы агызу һәм дренаж системаларында эш алып барыла.
Планга кертелгән эшләр:
- Ливневкаларны һәм дренаж улакларын чүп-чардан, ләмнән һәм комнан чистарту;
- Су кабул итү рәшәткәләрен чистарту;
- Коллекторларны һәм үткәргеч торбаларны тикшерү.
Әзерлек эшләре ташу сезонына тулысынча төгәлләнгәнче дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев