Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада яңа генераль план расланды: шәһәр чикләре киңәйде

Шулай ук Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең яңа проекты хупланды.

Гавами тыңлауларда Бехтерево авыл җирлеге составыннан тапшырылган 322 гектар җирне исәпкә алып, шәһәрнең яңа генераль планы каралды.

Тыңлаулар Алабуга районы башлыгы урынбасары Александр Косов, төрле учреждениеләр, предприятиеләр, ведомстволар һәм җәмгыять оешмалары вәкилләре катнашында узды. Искәртеп үтәбез, Алабуга һәм Бехтерево авыл җирлеге чикләрен үзгәртү турындагы закон Татарстан Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан 2024 елда кабул ителгән иде.

«Алабуга» махсус икътисади зонасының тиз үсүе сәбәпле, шәһәр белән чиктәш территорияләрдә яңа зур «Үзәк парк» («Центральный парк») микрорайоны төзелә. Биредә торак һәм социаль объектлар, белем бирү һәм спорт учреждениеләре, иҗтимагый-эшлекле биналар һәм инженерлык инфраструктурасы булачак.

Шулай ук яңа генплан нигезендә эшләнгән «Алабуга шәһәре» муниципаль берәмлегенең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре проекты да хупланды.

Барлык материаллар белән шәһәрнең рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев