Алабугада һәм районда Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга әзерләнәләр
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада һәм районда Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга әзерләнәләр

Сайлауларга әзерлек һәм тавыш бирүнең төп кагыйдәләре турында территориаль сайлау комиссиясе рәисе Руслан Илсур улы Гарифуллин сөйләде.

Тавыш бирү өч көн — 18 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр дәвам итә.

Сентябрьдә узачак бердәм тавыш бирү көнендә Алабуга шәһәрендә һәм Алабуга районында яшәүчеләргә тугызынчы чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатларны сайларга туры киләчәк.

Шәһәр һәм район территориясендә барлыгы 62 сайлау участогы эшләячәк. Аларның 39ы — Алабугада, шул исәптән Алабуга үзәк хастаханәсендә бер вакытлы участок та эшли. Шәһәрдә сайлаучыларның гомуми саны 51 663 кеше тәшкил итә. Авыл җирләрендә 23 участок ачылачак. Районда сайлаучыларның гомуми саны — 9 131 кеше. Тавыш бирү өч көн дәвам итә — 18 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр. Участоклар 8:00 дән 20:00 гә кадәр эшли.

Теркәлү урыны буенча сайлау мөмкинлеге булмаса, фактик яшәү урыны буенча тавыш бирү өчен берничә мөмкинлек бар. Гаризаларны бирергә була:

  • территориаль сайлау комиссиясенә яки Күп функцияле үзәккә — 3 августтан 14 сентябрьгә кадәр;
  • участок сайлау комиссиясенә — 9 сентябрьдән 14 сентябрьгә кадәр; 
  • «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша — 3 августтан 14 сентябрьгә кадәр.

Өйдә тавыш бирү мөмкинлеге каралган. Гаризаны участок комиссиясендә — 10 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр (14:00гә кадәр) һәм «Госуслуги» порталы аша — 9 сентябрьдән 16 сентябрьгә кадәр (24:00гә кадәр) калдырырга мөмкин.


Нет комментариев