Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада һәм авыл җирлекләрендә һәлак булган сугышчыларның әниләренә букетлар тапшырдылар

Һәлак булган хәрбиләрнең әниләре 8 Март алдыннан Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриевтан чәчәкләр алдылар.

Уллары Ватан өчен гомерләрен биргән олы йөрәкле аналар хөрмәтенә бу көннәрдә җылы котлаулар һәм теләкләр яңгырый.

Барлыгы шәһәрдә һәм авыл җирлекләрендә 135 чәчәк бәйләме тапшырылды. Волонтерларның махсус бригадалары хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, җылы сүзләр әйтергә һәм 7 март көнне 11 сәгатьтә «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә узачак концертка чакырырга дип адреслар буенча киттеләр. Концерт махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләренә һәм хатыннарына багышлана.

Олы Шүрнәк авыл җирлегендә чәчәкләрне һәлак булган якташыбыз Всеволод Токмашевның әнисе Анна Александровна Токмашева кабул итте. Җирлек башлыгы Николай Мельников аның янына буш кул белән килмәгән: рәсми котлау белән бергә ул үзеннән дә бүләк тапшырды.

— Бүген без Анна Александровнаны котлыйбыз. Чын күңелдән сәламәтлек, тыныч күк йөзе, иминлек телибез. Безнең дәүләт һәм муниципаль хакимиятнең Ватан өчен гомерләрен биргән егетләр һәм аларның гаиләләре турында онытмавы сөендерә, − дип уртаклашты Николай Мельников.

Бу көнне волонтерлар Фәридә Әхмәтова йортына да килде. Фәридә ханым сүзләренчә, аның өчен бу бөтенләй көтелмәгән хәл булды.

— Зур рәхмәт! Безне онытмыйлар, бәйрәмнәр белән котлыйлар, киләләр, — диде ул, күңеле нечкәреп.

Волонтерларның үзләре өчен дә бу көн үзенчәлекле иде. «Юлдаш» туризм үзәге директоры урынбасары Алсу Иванушкина әйтүенчә, миссия җаваплы һәм бик мөһим.

− Бүген безгә зур җаваплылык йөкләнде — Ватаныбыз өчен гомерләрен биргән хәрби хезмәткәрләрнең әниләрен котладык. Без аларга чәчәкләрне генә түгел, рәхмәтебезне, йөрәк җылыбызны һәм кайгыртуыбызны да җиткерергә тырышабыз, — дип сөйләде ул.

Бу хатын-кызлар чын геройлар тәрбияләгәннәр. Бәйрәм көне алдыннан бу батыр йөрәкле ханымнар ялгыз түгел, аларны кайгырталар, алар турында хәтерлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев