Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада гомуми озынлыгы 14,4 км булган 24 урамда асфальт салалар

Алабуга районында бу елны гомуми суммасы 1,5 миллиард сумнан артык булган юл программалары комплексы тормышка ашырыла.

Төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын, шул исәптән М-7 «Волга» — Бәзәкә юлындагы Тойма елгасы аша күперне капиталь ремонтлауга 804,6 миллион сум бүлеп бирелгән.

Алабуганың 24 урамында гомуми озынлыгы 14,4 км булган асфальт капламасын масштаблы яңарту эшләре алып барыла, моның өчен барлыгы 411,5 миллион сум каралган. Бу хакта Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе Эльмира Әхмәдиева хәбәр итте.

Гаврилов, Вәҗетдинов, Халиков, Пинегин, Софронов урамнары, Мәскәү, Казан, Мәрҗани, Отрадная урамнарының бер өлеше, Нефтьчеләр проспекты, Әйләнеч һәм Чаллы шосселары урамнарында 8,8 км юлга асфальт җәелгән. Бу эшләргә 258,9 миллион сум акча тотылган.

Планнарда — Төзүчеләр, Тукай, Тугаров, Горький, Благодатная урамнарын (5,6 км) асфальтлау. Эшләргә 152,5 миллион сум каралган.

Мәрҗани, Татарстанның 10 еллыгы, Спас, Чулман, Чапаев (полиция бүлеге комплексыннан иске янгын сүндерү бүлегенә кадәр) урамнарында һәм Әйләнеч шоссесында 29,2 миллион сумлык 2,9 км тротуар салынган.
Тагын 486 метр тротуарны (8,5 миллион сумга) түбәндәге урамнарда төзекләндерү планлаштырыла:

— Лесная урамы (Нефтьчеләр ур. 109 һәм 111 йортлар арасыннан Чапаев урамына кадәр);
— Гассар урамы (Гассар ур. 26 нчы йорттан Азин урамына кадәр);
— Интернациональная урамы (Сбербанктан Т. Гыйззәт ур. 22 йортка кадәр);
— Тугаров урамы (яңа балалар бакчасы буйлап).
— Тарихи өлешне реконструкцияләү (Казан урамы буенча) — 150 миллион сум;
— Төзүчеләр урамын реконструкцияләү (якынча 1,4 км) — 62,1 миллион сум.

Чаллы шоссесының агачлар утыртылган полосасы буйлап, «Мега планета» кибетеннән Казанга йөрүче автобуслар тукталышына һәм кирегә кадәрге участокта (шәһәрдән чыгу урынындагы ике заправка янында) җәяүлеләр сукмагы булмауга зарланулар күп иде. Хәзер анда тротуар төзелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев