Алабугада газон буенча йөргән өчен 2000 сум штраф яный
Кар эреп бетте һәм газоннардагы яшел үлән көннән-көн матурая, купшылана.
Әмма кайберәүләр мондый матурлыкка битараф: нәтиҗәсе турында уйламыйча, алар газоннарны таптап йөриләр.
Күптән түгел Нефтьчеләр проспектында шундый хәл күзәтү камерасына эләккән. Әйтергә кирәк, ярамаган урында юлны кыскартырга яратучылар монда еш йөри. Бу юлы да кибеттән чыккан ике ир-ат үз машиналарына таба бара. Яшел зонаны әйләнеп узу урынына, алар туп-туры газон буйлап атлыйлар.
Бу хакта район башлыгы Рөстәм Нуриев үзенең Telegram-каналында пост урнаштырды һәм: «Хәзер җәяүлеләрнең һәркайсына 2000 сум штраф түләргә туры киләчәк», — дип язды.
— Муниципаль контроль бүлеге кисәтү максатыннан даими рәвештә фотофиксация белән рейдлар үткәрә, шулай ук видеокамера язмаларын карап, хокук бозучыларны ачыклый, — дип билгеләп үтте Алабуга муниципаль районы башкарма комитетының муниципаль контроль бүлеге башлыгы Жанна Сармакова. — Газоннарга һәм яшел зоналарга зыян китерү очраклары ачыкланган очракта, хокук бозучыга 3,5 мең сумга кадәр штраф яный.
Шәһәребезне саклагыз. Газоннар — тротуар түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев