Алабугада Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттеләр
Бәйрәм тагын бер тапкыр искә төшерде: нәкъ менә гаиләдә мәхәббәт, кайгыртучанлык, хөрмәт һәм гореф-гадәтләр туа, алар һәр гаиләне генә түгел, ә бөтен җәмгыятьне ныгыта.

Бәйрәм чаралары берьюлы берничә шәһәр мәйданчыгында узды. Спас соборы каршындагы скверда алабугалыларны район башлыгы урынбасары Александр Косов, Чаллы һәм Алабуга епискобы Гавриил котлады.
— Нәкъ менә мәхәббәт, хөрмәт һәм үзара аңлашу гаиләнең нигезе булып тора, ә гаилә безнең җәмгыятьнең төп таянычы булды һәм булачак, — диде Александр Косов.
Епископ Гавриил гаиләнең рухи әһәмияте турында искәртте, көчле халыкның нигезе нәкъ менә нык гаиләләр булуын ассызыклады.
Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгелләренең берсе — бергә гомер итүнең юбилеен билгеләп үтүче парларны хөрмәтләү булды. Алар арасында — Валентина Ивановна һәм Лев Аркадьевич Говорковлар, алар 50 ел бергә яшиләр, өч бала һәм дүрт онык тәрбиялиләр.
— Гаилә бәхетенең аерым бер сере дә юк. Бер-береңне хөрмәт итәргә, түземлерәк булырга, сүзләргә сакчыл карарга кирәк, сүз белән яраларга да, ярдәм итәргә дә була бит. Әлбәттә, тормышта төрле хәлләр була инде, әмма без һәрвакыт бер-беребездән гафу үтенә белдек. Әти-әниеңне хөрмәт итү, якыннарың белән үткәргән һәр көнеңне кадерләү бик мөһим. Шул вакытта гаилә дә нык булачак, — дип уртаклашты Валентина Ивановна.

Бәйрәмне якташыбыз, халыкара конкурслар лауреаты Надежда Игнатьева һәм аның тормыш иптәше Марсель Гафиевның чыгышы бизәде. Кунаклар өчен күргәзмәләр, мастер-класслар, фотозона, асфальтта рәсемнәр конкурсы һәм «Победа ZA нами» гуманитар штабы мәйданчыгы эшләде.
Бәйрәм «Иллюзион» кинотеатрында дәвам итте. «Ромашковое поле» дип исемләнгән зур бәйрәм программасы бүләкләр тапшыруны, ихлас рәхмәт сүзләрен һәм гаилә фестивальләрендә катнашучыларның якты иҗади номерларын берләштерде. Кунакларны Алабуга районы башлыгы исеменнән АМР Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Елена Мерзон котлады.

Ана капиталына дәүләт сертификаты Крюков-Йосыповлар гаиләсенә һәм Мөхәммәдиевлар гаиләсенә тапшырылды. Валентина һәм Сергей Лепихиннар, шулай ук Зария һәм Мидехат Кадыйровлар гаиләсен «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләделәр.
Бәйрәм белән җыелганнарны АМР Ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов та котлады. Ул Беловлар һәм Даниловлар гаиләләренә рәхмәт хатлары тапшырды. Маргарита һәм Виктор Беловлар инде 46 ел бергә һәм бүген дә актив рәвештә волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнәләр, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итәләр.
Бәйрәм тагын бер тапкыр искә төшерде: нәкъ менә гаиләдә мәхәббәт, кайгыртучанлык, хөрмәт һәм гореф-гадәтләр туа, алар һәр гаиләне генә түгел, ә бөтен җәмгыятьне ныгыта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев